Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Тандем» сәүдә үзәгендә баласын югалта язган Ирина: «Күпләр үзеңә пиар ясыйсың, дип яздылар»

28 сентябрь көнне Казанның “Тандем” сәүдә үзәгендә Ирина Королева чактан гына баласыз калмый.

Ул бу хакта үз инстаграм битендә хәбәр итте. Баксаң, аның яшь ярымлык улын чит хатын җитәкләп алып киткән була. Без Ирина белән элемтәгә кердек.

– Балалар югалуы хакында ишеткәнем бар иде. Әгәр бераз гына игътибарсыз булсам, үзем дә чактан гына баласыз калмадым, — диде ул. – Күпләр үзеңә пиар ясыйсың, дип тә язалар. Бу хакта уйламадым да. Танышларым белеп торсын дип кенә язган идем. Әлеге хәбәрем бөтен дөньяга таралды. Беренче балам булса, мине сүксәләр дә ярар иде. Икенче балам ул минем. Телефонда утырган булсам, бөтенләй баланы күрми калыр идем.

Ирина үзенең янына бер әби килеп башта баласына кәнфит бирмәкче булганын әйтә. Аннан соң, Иринаны сөйләштерергә тотына. Ул чакта бала читкәрәк киткән була. Әмма Ирина тиз генә сабыен эзли. Минут эчендә аны башка кеше җитәкләп алып киткәнен күрә. Артыннан йөгереп, баланы тартып алырга теләсә дә, теге ханым малайны җибәрмәскә маташа.

– Минем балам бит ул, аны кая алып барасыз, дим. Ә ул бар да яхшы дип җавап бирде дә, китеп барды. Әлеге хатын башка милләттән иде. Әлеге хәлдән бөтенләй куркып калдым. Нишләргә дә белмәдем. Тизрәк иремә шалтыраттым. Ул исә полициягә хәбәр итәргә кушты. Аларга барып аңлатма яздым. Балам исән-сау булгач, гариза яздырмыйлар икән. Аңлатмамны алып калдылар, – ди Ирина. – Минем очрак башкаларга сабак булсын. Әниләр, балаларыгызны кулыгыздан җибәрмәгез!

 

Ватаным Татарстан

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала югалган