Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәнгә — сихәт, җанга дәва бирделәр, рәхмәттән башка сүз юк

Барлык авыручылар исеменнән зур рәхмәт аларга, эшләре уң барсын, сәламәтлекләре нык булсын.

25 марттан 3 апрельгә кадәр район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланырга туры килде. Табиб Рүзәл Камалиев җитәкчелегендәге коллективның дәваланучыларга карата мөнәсәбәтенә бик сокландым, персоналдан алып идән юучыга кадәр сиңа яхшы мөгамәләдә биредә.

Табиб Рүзәл Камалиев иртән ишекне ачып, исән-сау йоклап тордыгызмы, авыруларыгыз кузгалмадымы, дип бер сорый, аннан обход була, шәфкать туташлары система, уколларның бер секундын да кичектермиләр, вакытында куялар.

Табибә Лилия Вәлиева белән Гөлназ Низамиевага да бик рәхимле, барысы да тәҗрибәле, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Барлык авыручылар исеменнән зур рәхмәт аларга, эшләре уң барсын, сәламәтлекләре нык булсын.

Сәвия Хәмидуллина,

Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев