Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Таныклык үз көчендә

Соңгы арада «Хезмәт ветераны» таныклыгы турында сорап шалтыратулар ешайды. Таныклык янәдән бирелә башлау, белешмәләрне алыштыру һәм әлеге таныклыкка кемнәр ия? Сүзебез шул хакта булыр.

2005нче е;лга кадәр әлеге таныклык закон буенча тиешле гражданнарга бирелә килде. Ә 2005нче елдан әлеге закон гамәлдән чыгарылу сәбәпле, таныклык бирелми башлады. Шушы дәвер эчендә әлеге категория граж­даннарга хезмәт ветераны икәнен раслаучы белешмәләр (справка) тапшырылды. Бу исә шул ук ташламалар­га ия булу хокукын бирде. Ә 2011нче елның 30нчы июлендә кабул ителгән ТРның ЗЗнче номерлы законы нигезендә «Хезмәт ветераны» таныклыгы янәдән бирелеп, белешмәләрне дә таныклыкка алыштыру процессы башланды. Бу эш нидән гыйбарәт соң? Социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Гатиятуллина белдергәнчә, белеш­мәләрне таныклыкка алыштырган чакта паспорт копиясе, 3x4 карточка һәм белешмәнең үзе белән социаль яклау бүлегенә килергә һәм гариза язарга кирәк.

«Хезмәт ветераны» таныклыгы кемнәргә бирелә? Иң элек әлеге кешенең пенсионер һәм шуны раслаучы таныклыгы булуы, шулай ук Рәсәй Федерациясе бүләге яки күкрәк тамгасы, Мактау таныклыгы, медаль белән бүләкләнгән булуы кирәк. Шунысы мөһим: әлеге бүләкләр РФ тарафыннан бирелгән булырга тиеш. Еш кына укытучылар төрле конкурсларда катнашып, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан алган Мактау таныклыклары белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. Әмма боларның «Хезмәт ветераны» исеменә бернинди катнашы юк. Хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен бирелгән бүләкләр генә «Хезмәт ветераны» таныклыгын алырга ярдәм итә.

Кеше пенсиядә булмаса да, әгәр ир-атларның - 25, ә хатын-кызларның 20 ел хезмәт стажы булып, РФ бүләгенә ия булса, таныклык алып була. Әмма ташламалардан фәкать пенсия яше җиткәч кенә файдаланып булачак. Моның өчен әлеге категория гражданнарның социаль яклау бүлегенә килгәндә үзләре белән паспорт һәм хезмәт кенәгәсе копиясе, ИЛС (индивидуальный лицевой счет) булырга тиеш. Соңгысы район Пенсия фонды идарәсеннән бирелә.

Сугыш чорында балигъ булмаган килеш эшли башлаган ир-атларның - 40, ә хатын-кызларның 35 ел хезмәт стажы булганнар да «Хезмәт ветераны» таныклыгына ия була алалар.

Элек «Социалистик ярышта җиңүче» («Победитель социалистического соревнования») күкрәк тамгасы һәм таныклыгы ияләре «Хезмәт ветераны» исемен ала алмады. Бүген исә кулларында әлеге күкрәк тамгасы һәм таныклыгы булганнар «Хезмәт ветераны» таныклыгын алырга мөмкиннәр.

Социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 200 кешегә «Хезмәт ветераны» таныклыгы бирелгән инде. Эш дәвам итә. Төрле сәбәпләр белән әлеге процесс турында хәбәрдар булмаган өлкәннәр игътибарына шуны җиткерәсе килә: вакытны сузмагыз, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев