Танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин шигырьләре
Сезгә мөхтәрәм райондашыбызның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Безнең гомер
Безнең яшәү бары каралама,
Язалмадык акка күчереп,
Хәлсезләндек, ахры, яши-яши
Хәтсез югалтулар кичереп.
Ихласы да булды, уены да –
Үзебезчә булды барсы да,
Такыр юлда кайчак сөртенгәнбез
Ашыгудан, әллә ярсудан.
Башлаганы булган, ташлаганы,
Югалтканы... сөеп бетерми,
Уйламыйча нокта куйганбыз шул,
Кую кирәк чакта өтерне.
Изге эшләр азрак башкарылган,
Кыеклары күбрәк кылынган,
Заманы да килде – йөрмәдек шул,
Чәчәк җыеп кына болыннан.
Без күрәсен башка
кемнәр күрсен –
Язмышларга шулай язылган,
Сабырлыклар кайчак
җитмәгәндер,
Түзәр чакта тузып азылган.
Ә гомер бер, күпме үкенсәң дә,
Булмый аны кире кайтарып.
Безнең гомер бары каралама –
Шуны аңладым, беткәч картаеп.
Язалмадык аны күчереп акка,
Анысына вакыт калмады...
Ә шулай да юкка яшәлмәгән,
Гомер үткәч шуны аңладым.
Бу дөньяда юкка яшәлмәгән –
Нидер кала җирдә бездән дә,
Искә алыр кемдер без утырткан
Алмагачтан алма өзгәндә.
* * *
Хыяллар шикелле туп-туры
Булмыйдыр гомернең юллары,
Үтмәдек туп-туры юллардан –
Без дә бит замана уллары.
Без дә бит замана уллары –
Адаштык, алдадык, алдандык,
Тик иңгә чор салган бурычны
Башкалар иңенә салмадык,
Гомерне өләштек әҗәткә,
Бурычка берни дә алмадык.
Савыгу
Миңа бүген бөтен дөнья
Үтә гүзәл һәм яңа,
Беренче кат күргән кебек
Карыйм зәңгәр дөньяга.
Сөенечем сыйдыралмыйм,
Күңелемнең түренә,
Елмаюым булып алар
Бар җиһанга түгелә.
Кояш бүген күп мәртәбә
Яктырак яна сыман,
Йөзеп барган акккош кебек,
Болындагы ак томан.
Дәрт, моң күбрәк көндәгедән
Тургайларның җырында,
Аркасын куеп кояшка,
Калкулыклар җылына.
Тал-тирәкләр дә зифарак,
Күп сүзлерәк усаклар,
Гүя алар менә хәзер
Мине килеп кочаклар.
Мин генә түгел, бар дөнья
Шатлыкка чумган кебек.
Каршыма килә кешеләр,
Елмаеп, балкып, көлеп.
Яңа туган сабый кебек
Тоям үземне бүген –
Күптән җуелган садәлек
Балкыта күңел күгем...
* * *
Әй гөһаһсыз яшьлек гөнаһлары,
Ни бар җирдә сездән яктырак,
Ни бар тагын сездән
беркатлырак,
Ни бар җирдә сездән татлырак?
Тәүге очрашуы карашларның
Мөлдерәмә тулы сөюдән,
Иреннәрнең тәүге кушылуы,
Баш әйләнү «сөям» диюдән...
Кул тотышып
болыннарны иңләү,
Чәчәкләрнең коеп чыкларын,
Хис бүлешеп үткән кыска төннәр,
Каршылаулар кояш чыкканын...
Әй риясыз яшьлек гөнаһлары,
Ни бар тагын сездән гөнаһсыз –
Язмыш җанны күпме
каралтса да,
Һаман саф сез, керсез, гел ак сез!
* * *
Иртән торам да кушылам
Тормыш чынбарлыгына,
Шикләнсәм дә вакыт-вакыт
Ерып чыгалганыма.
Кушылам, кереп буталам
Тормыш ваклыкларына –
Атлаган саен юлыгам
Язмыш ватыкларына.
Анда – аһ-зар, монда – сыктау,
Монда-кайгы, нигә соң?
Ник вакыт иртә акшарлый
Ир-атларның чигәсен?
Әллә бу тормыш дигәнең –
Карурман карасымы?
Әллә бу дөнья – үзе бер
Уй-хәсрәт дәрьясымы?
Аулак өй
Очраштыра, таныштыра,
Кавыштыра аулак өй, –
Аулак өйдән китмәс егет,
Үзенә яр сайламый.
Моңлы тальян гармуннарда
Кемнәр уйный аулак өй –
Гармун уйнамаган егет
Кызлар күңелен яуламый.
Кушымта
Аулак өй, аулак өй,
Әй, аулак өй, аулак өй-
Уйната да, җырлата да ,
Биетә дә аулак өй.
Аулак өй, аулак өй,
Әй аулак өй, аулак өй,
Аулак өйгә йөрмәгән кыз
Егет күңелен яуламый.
Тарала моңнар урамга -
Кайда бүген аулак өй?
Аулак өйдә туган сөю
Гомерлек ул, алдамый.
Сагынып сине искә ала
Әби-бабай, аулак өй,
Яшьлекнең иң гүзәл чагы
Булып истә калган өй.
Кушымта
*Луиза Батыр-Болгари музыкасы
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев