Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Танылган журналист Нәсимә Садыйк якташыбызның иҗат җимешенә зур бәя биргән

Күптән түгел райондашыбыз Рәҗәп Бәдретдиновның «Төнге яктылык» дигән китабы дөнья күрде.

Танылган журналист Нәсимә Садыйк якташыбызның иҗат җимешенә зур бәя биргән.

Рәҗәп Бәдретдиновның «Төнге яктылык» дип исемләнгән китабы 316 биттән тора. Шуны бер көндә укып чыктым.

«Ике көндә бит! »-диеп бәхәсләшмәгез! Мин бит гел китап кына укып утыра алмыйм! Кичә ярты көн, бүген ярты көн-менә сиңа бер көн була! Бик яратып укып чыгуымны аңлатасым килгәнгә, уку вакытын күрсәтәм инде! Китап ошамаса, ай буе «тырышсаң» да, укып чыга алмыйсың. Ә " Төнге яктылык" ны бик ошаттым! Чөнки һәр битендә ниндидер ачыш ясыйсың, элек белмичә йөргәнеңне беләсең, хискә бирелеп уйланасың...

... Китапны укый башлауга ук ясаган ачыш: Балтач районыннан бигрәк күп танылган кешеләр: язучылар, галимнәр, артистлар, дин, мәгърифәт эшлеклеләре чыккан икән бит! Рәҗәп Бәдретдинов та:"Ул да Балтачныкы!" — дип, горурланырлык шәхес! Мәгариф өлкәсендә тәҗрибәсе зур булган укытучы, фәнни хезмәтләре белән билгеле галим, телебезне, динебезне үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшебез, чордашыбыз һәм китабын кулга алгач та, укып чыкмыйча кире куймаслык итеп яза белгән әдип!

Китапның кереш сүзен Казан университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов язуы икенче ачыш булды... Бу мөхтәрәм зат университетта укыганда безгә дә, булачак татар журналистларына, Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятыннан дәресләр бирде бит. Сәйф Сараи әсәреннән «Җир кояш тирәсендә әйләнгәндәй, егет тә кыз тирәсендә әйләнде» мәгънәсендәге шигъри юлларны китереп, менә бит Коперник ачышын бу шагыйребез аңа кадәр күп еллар элек белгән инде, дип сөйләп безне таң калдырган иде...

Шуңа да бу китапта Хатыйп агага кагылышлы һәр язма үзем өчен матур бер ачыш булды. Аннары: Хатыйп Йосыф улының лекцияләрен искиткеч тәмле итеп, матур сүзләр белән җанны кинәндереп укуы гомергә истә калырлык булды. Рәҗәп тә сүзләрнең тәмен белеп, урыннарына дөрес куеп, күңелгә нур булып керердәй итеп яза белә. Җөмләләре шундый көчкә ия: укыйсың һәм күзалдына китереп барасың!

... «Төнге яктылык» хикәясен укыганда бигрәк тә шулай булды. Төнлә юл газапларына дучар булып күрше авыл мәктәбенә укытырга йөргән абыйлы-сеңелле укытучыларны күреп бик кызгандым үзләрен. Гомумән, укытучының үзен, хезмәтен ачык итеп күрсәтә алган Рәҗәп. Иң бәхетле хезмәт кешеләре дә, иң бәхетсез һөнәр ияләре дә... һаман да шул безнең укытучылар. Балаларга белем бирүчеләр буларак бәхетле... Җимерелгән, ташландык, укучылары күрше авылларга җибәрелгән мәктәпләр каршында торганда, татар теле сәгатьләре кыскартылганда бәхетсез...

Кызганыч, бу китаптагы бик күп ачышларны: галимнәребез, язучыларыбыз, шагыйрьләребез(Шәехзадә Бабич, Афзал Таһиров, Нәби Дәүли турында, мәсәлән) озын — озаклап язу мөмкинлегем юк. Бер юаныч: китапны үзегез кулга төшереп укый аласыз бит!

Шуны гына өстәп куйыйм әле: китапның исеме дөрес һәм отышлы куелган. «Төнге яктылык» хикәясендә ике бичара, абыйлы-сеңелле укытучылар караңгы төндә дөньяның аклыкка-әллә нинди серле яктылыкка күмелүен күреп таң калалар. Гомер буе шул хәлне-хәлатне оныталмыйлар. Аллаһ тәгалә аларга шул күренеш аша җаннарын өметкә төргәндәй була. Бу китап үзе дә шундый катлаулы чорыбызда(катлаулылыгы нидә икәнлеге тәфсилләп язмасаң да аңлашыладыр?!) бер яктылык кебек бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев