Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Таныш булыйк: әдәбиятта яңа исем – Нурлы Гаязова (+фото)

Нурлы (Нурия) Гаязова – әдәбият дөньясында яңа исем

Аның шигырьләрен, язмаларын, үзе башкаруындагы җырларны укучылар яратып өлгерде инде. Яшь шагыйрәнең үз укучысы бар һәм әлеге аудитория көннән-көн арта гына бара. 
Нурия Гаязова – Норма авылы кызы. Чапшар авылының данлыклы Гаязовлар нәселеннән ул. Норма урта мәктәбендә белем ала, аннан соң Казан дәүләт педагогия университетында укый, бүгенге көндә башкала мәктәпләренең берсендә информатика укытучысы булып эшли. Нурия кечкенәдән иҗат дөньясында кайнап яшәде. Күңелендә йөрткән матурлыкны, гүзәллекне кул эшләре, композицияләр, шигырьләр, язмалар аша халыкка тәкъдим итә. Җырлары аша, фотосурәтләр аша да үз укучысына күңелендәге иң нечкә хисләрен ирештерә. Кыскасы, күпкырлы шәхес ул. 
Беренче шигырьләре Ымсынай Юмгалакова исеме белән дөнья күрсә, бүген аны без Нурлы Гаязова буларак беләбез. Аның “Нурия Гаязова. Иҗат канатында” дигән үз группасы бар, биредә якташыбызның иҗаты белән якыннанрак танышырга була. 

Бүген исә сезнең игътибарга Нуриянең берничә шигырен тәкъдим итәбез.


Кояшыма 
Кырга чыктым бүген иртә таңда 
Очратырмын диеп тургайны, 
Сөйләрмен дип аңа серләремне, 
Кичә кичен туган уйларны... 

Табалмадым тургаемны, ләкин 
Мин очраттым күкләр балкышын... 
Моңсу җырын сузган, бераз уйчан 
Мин очраттым җәйнең кояшын... 

Нур сибелде шулчак бар җиһанга, 
Дөнья алсу төскә күмелде, 
Салкын уйлар куркып, бар да посты, 
Җылы биләп алды күңелне... 

Ә тургаем йокысыннан торып, 
Минем янда очты ярсынып... 
Карап тордым хозурланып таңга, 
"Рәхмәт сиңа", - диеп, сокланып... 

Бүген кичен кояш кабат батар, 
Борчу басар төнлә күңелне... 
Ә иртәгә нурлар падишаһы 
Сүнмәс итәр кабат өметне... 

Бәхет өчен ни кирәк? 
Бәхет өчен ни кирәксен тагын... 
Пар канатың булса иңнәрдә, 
Йолдызлардан нурлар тамган чакта 
Сөйләр серең булса җилләргә... 

Бәхет өчен ни кирәксен тагын... 
Йөрәк җылы хисләр сакласа, 
Синең юлны ярыңныкы белән 
Аллаһ үзе үреп ялгаса... 

Бәхет өчен ни кирәксен тагын... 
Синдәй хозурланса дөньяга, 
Гүзәл табигатен туган якның 
Мәдһиядәй салса җырларга... 

Бәхет өчен ни кирәксен тагын... 
Уртак булса шатлык, борчулар, 
Төштә генә түгел, ә өндә дә 
Чынга ашса татлы хыяллар... 

Бәхет өчен ни кирәксен тагын 
Бер караштан иркәң аңласа... 
"Сөям!" - дигән сүзгә кыяр-кыймас, 
"Мин дә..." - диеп, җавап кайтарса... 

Гармун моңы 

Уянасы иде беркөн шулай 
Алсу таңнар аткан чагында, 
Бар җиһанны шатлык белән күмгән 
Кыңгыраулы гармун моңына… 

Җыр кирәкми, бары моңың кирәк 
Шытсын өчен күңел гөлләрем… 
Бер талгын көй, сихри назлы аһәң 
Бәхетләргә күмәр көннәрем… 

Кеше көлер, гармун моңы белән, 
Кем яшәсен? Кирәк мал-мөлкәт… 
Саф ниятле булу - менә байлык, 
Кадер булсын, булсын вә хөрмәт… 

Уйнар идең тартып гармуныңны, 
Ә мин тыңлар идем, таң калып… 
Гармун моңы бәхетләргә илтә… 
Йөрәкләргә җылы хис салып…

 

                                                     Земфирә Галиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь шагыйрә

2
X