Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тарихчы белән әңгәмә

 “Авыллар тарихы ул – әби-бабайлар истәлеге генә түгел”, – ди туган як тарихын өйрәнүгә ике дистә елдан артык гомерен багышлаган Гарифҗан Мөхәммәтшин.

–Гарифҗан абый, районыбызда авыллар, төбәк тарихы белән кызыксынучылар, өйрәнүчеләр, бер-бер артлы дистәләгән китап язучылар шактый. Бу яктан да Балтач республикада беренче, башкаларга үрнәк булып тора. Шулай да тарих белән кызыксыну кемнән һәм кайчан башланды?

–Үткән гасырның сиксәненче елларында КПСС райкомының бүлек мөдире мәрхүм Илдус Юнысов район архивы, партия архивын кузгатып, кызыклы гына язмалар бастыра башлады.  Район газетасында басылган ул язмалар бүгенге күзлектән караганда бик гади, кыска гына мәгълүмат бирә иде. Әмма кешеләрне кызыктырырга, кузгатырга, оеткы салырга шул да җитте. Аңардан күреп, Бакый Зыятдинов, Рәфхәт Зарипов, Мәгъсүм Мөхәммәтҗановлар инде киңрәк масштабта өйрәнүләр, эзләнүләр башлады.

–Ә сез бу сафларга ничек кушылдыгыз?

–Марат Әхмәтовның район җитәкчесе чагы иде. Кемдер аңа бер районның энциклопедиясен бүләк иткән. Социаль мәсьәләләр буенча урынбасар буларак, мине чакырып кертте дә, бу китапны күргәнең бармы ди. “Юк”, – минәйтәм. “Мә, танышып чык әле”, – дип биреп чыгарды. Бер атнадан сорый: “Карадыңмы, ошадымы?” “Ярыйсы ”, – дим. “Ә нишләп бездә юк ул? Яхшысы?!” – ди. Булдырырга кирәк дип, галимнәр табарга кушып чыгарды. Тормышта шундый очраклар була: гомер буе синең күңелеңдә йөргән фикерне кузгатырга, уятырга бер этәргеч табыла. Бу сөйләшү дә шулай булды. Өч галим таптым. Өч ай эшләп карадылар, әмма алар эшләгән вариант күңелгә хуш килмәде. Мөгаен, мин инде үзем күңелем белән бу эшкә әзер булганмындыр. Ни дисәң дә, балачактан мин гел өлкәннәр тирәсендә кайнашырга, алар сөйләгәннәрне тыңларга ярата идем. Үткәннәр турындагы бу сөйләшүләр миңа бик кызык һәм алар ничектер күңелгә сеңеп тә барган иде. Тик болар кызыксынудан үтмәгән, аларның барысын язып, теркәп барырга кирәк булган. Әле әти исән чакта да ничектер уйланылмаган, юкса ул гадәттән тыш яхшы хәтерле, бик тирән фикерле кеше иде. Гомерем буе үкенәм мин моңа. Әле әтидән тыш та бик акыллы Гыйлметдин абзый Җәләлетдинов, Арборда туып үсеп,Мәскәүдә яшәгән Әхәт абыйларда да авыл тарихы буенча бик күп мәгълүмат тупланган булган. Кызганычка, бу истәлекләрнең барысының да язмышы бик аяныч: юкка чыккан, ташланган, таралган. Җыйнап алырга өлгермәдем, монысы тагын бер үкенеч.

–Килешәсезме, энциклопедия язу өчен энциклопедик белем кирәк, диләр.

–Әйе, гомумән, тарихи китаплар язу өчен киң мәгълүматлы булу кирәк. Гарәп имлясын да, латин графикасын да, борынгы рус язуын да белергә, өйрәнергә кирәк. Боларны белмәгән килеш чын тарихны өйрәнеп, язып булмый дип саныйм мин. Була инде ул, өстән-өстән генә, авылларда исән калган әби-бабайлар истәлегенә таянып та язып була. Әмма мин шундый тәрбия алган кеше: бер эшкә алынам икән, аны төбенә төшеп, асылын аңлап, җиренә җиткереп, ахырынача эшләргә тырышам. Юк, мин әби-бабайлар, өлкәннәр истәлекләре кирәк түгел димим, алары да кирәк, бик кирәк, әмма алар тарихи фактларның, документларның асылын тирәнрәк аңлау өчен бизәк булырга тиеш. Берсен-берсе тулыландырып,  үзебезнең әдәби, йөгерек телебез белән дә язылса, менә шул очракта бу китаплар укучыларның өстәл китабына әйләнергә мөмкин.

–Ә бит бүген архивларга үтеп керү бик кыен, һәр мәгълүмат акчага корылган дигән зарлар ишетелә.

–Безнең район тарихын өйрәнүчеләр менә шуның белән дә күпне отты: без бик вакытлы керештек. Без өйрәнә башлаганда әле бөтен архивлар ачык иде. Киров, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа архивларында атналар буе утырырга туры килде.  Хәтерлим әле, Киров архивына баргач, күтәреп кенә алмадылар, нинди мәгълүмат сорыйсың, барысын табып биреп, булышырга әзер торалар иде. Тора-бара безне инде барлык архивларда таный-белә башладылар, бу исә мәгълүмат алуны тагын да җиңеләйтте. Хәзер вәзгыять күпкә катлаулы. Ул чордагы кешеләр дә алышынды, күбесендә яшьләр, һәм сез әйткәнчә, һәркайсы акча белән дә бәйле.Шулай да китап язуны, минемчә, китапның концепциясен эшләүдән, гади генә әйткәндә, бөтенесен нечкәләп планлаштырудан башларга кирәк. Нәрсә турында, ничек язасыңны күзалламый торып, бу эшкә тотынып булмый. Район энциклопедиясенә тотынганда без, мәсәлән, бер китапка барысын сыйдырабыз дип тотынган идек, әмма яхшылап уйлагач, беренче томын шәхесләргә багышларга булдык. Бер китапка меңнән артык райондашыбыз, эш-гамәлләре белән данлыклы якташларыбыз турында мәгълүмат керде. Бу хезмәтемне титаник хезмәт дип бәяләүчеләр булды һәм алар хаклы да иде. Унбиш елга якын хезмәтем керде аңа. Икенче томны авыллар тарихына багышладык. Анысы, аңлашыла булыр, тагын да катлаулырак булды. Дөрес, кулда әзер материал бар иде инде. Ни дисәң дә, архивларда утырганда мин күзгә чалынган үзебезнең районга, авылларга кагылышлы һәр мәгълүматны мөмкин булганча алырга, тупларга тырыштым. Билегеле, үземнең туган авылым Арбор турындагыларны аерым папкага туплап бардым. Миндә аннан элегрәк үк авылның чын тарихын язарга иде дигән уй бар иде инде.

–Эзләнүләр чорында шаккатарлык табышлар булдымы?

–Шушы тарих белән кызыксына башлагач, нәсел шәҗәрәсен дә өйрәнергә керештем. Җиде буынга җиттем дә, эш тукталды. Һичбер мәгълүмат табып булмый. Киров архивында утырганда якташыбыз, тарихчы, олы галим Михаил Худяковның революциягә кадәрге Вятка губернасында яшәүче марилар, удмуртлар, татарлар турында язган аерым мәкаләләрен укыйм. Шулар арасында Түнтәрдән ике, Арбордан бер нәселнең ул төзегән шәҗәрәләренә юлыктым. Әйе-әйе, Арбордан безнең нәселнең шәҗәрәсен төзегән булып чыкты ул! Нәселебездә Үтәгән Уразмәтов исемле бик тиктормас, елдам кеше булган. Аның җирләре дә, тегермәне дә булган, чоры өчен бик белемле булып, губернаторлар белән язышкан. Арбор волостен оештырган, аның беренче җитәкчесе булган. Улы Гобәйдулла, аның улы Габделхалик та күп еллар аның эшен дәвам иткән. Худяковның әтисе сәүдәгәр, безнең якларда еш булган, волость җитәкчеләре белән даими аралашкан, димәк, безнекеләр белән кызыксынуы шуннан килеп чыккан. Шунысы кызык һәм гаҗәп: Худяков шәҗәрәне икенче яктан, нәкъ мин килеп төртелгән урынга кадәр төзегән. Миңа икесен берләштерәсе генә калды һәм бүген мин ундүрт буынга кадәр нәселебезне беләм.

–Без гомергә Арбор дип йөрткән авылыгыз тарихына багышланган китапны ни өчендер Урбар дип үзгәрттегез.

–Арбор ул мари сүзе, авылның рәсми исеме. Янәшәбездә генә Мари Арборы дигән авыл да бар. Россиядә волостьлар оештырылган чорда волостьның үзәге итеп, әнә шул мари авылы билгеләнергә тиеш булган. Инде телгә алынган Үтәгән Уразмәтов авылның исемен Арбор дип теркәтүгә ирешә һәм волость үзәге безнең авылда тәгаенләнә. Үзе волость идарәсе җитәкчесе булып китә. Арбор волосте Казан арты төбәгендә иң беренчеләрдән булып оешкан, иң зурысы була. Халык телендә исә авылның исеме татарчалаштырылып, Урбар булып китә. Мин китапның исеме итеп әнә шул атаманы сайладым.

–Һәм бу китабыгыз халыкта шулкадәр зур резонанс тудырды...

–Әйе, шуннан соң безнең авылның да тарихын языгыз әле дип кемнәр генә, кайлардан гына килмәделәр! Нәрсә сорасагыз да бирәбез, диләр. Тик мин инде ул яшьтә түгел шул, кызганычка. Яшермим, миндә мәгълүмат та, язарга кызыклы язмышлар да бик күп, әмма үзеңне алдап булмый, яшь бара, көч кими... Инде берәр генә ел булса да, үземчә, үземнең иҗатым белән, кешечә ял итеп, тынычлап яшисе дә килә. Тик шундый кешеләр була: аларга каршы килеп булмый. Кариледән Гөлсем-Мулланур Миңнебаевлар үтенечен аяк астына сала алмадым. Кариле авылы турындагы искиткеч баймәгълүматлы китап әнә шулай дөньяга килде. Аннан инде районыбыз мәчетләре, имамнары тарихын языйк инде диделәр. Бу шулай ук бик мавыктыргыч тарихлы, каршылыклы, кызыклы бер дөнья. Рус булмаган халыкларның укыту системасы булмаган чорда ук татарлар үз укыту системасын булдырганнар – бу тарихта тиңе булмаган, аерым өйрәнүне таләп итә торган мәсьәлә.  Ничектер авыллар тарихы турында китап язучыларның күпчелеге мәчет-мәдрәсәләр темасын читләтеп үтә. Ә бит революциягә кадәр авыллар мәчет-мәхәллә системасы белән яшәгән. Аның ник эшләмиләр дип тиргәргә җитәкчесе дә, ярдәм сорап барырга колхоз рәисе дә, эшне оештыручы башка кешесе дә булмаган. Бөтен мәхәллә белән үзләре хәл иткәннәр. Әлеге зур китап та үз укучыларын тапты дип беләм.

–Ник элегрәк тотынмадым икән димисезме?

–Юк, ул чакта андый эшләр белән шөгыльләнеп булмый иде. Мин бит башта бөтен башкарма комитетка бер урынбасар идем. Күперләр төзелеше белән дә, районга газ китерү белән дә шөгыльләнергә туры килде, хәтта 1982 елгы корылык елны Казахстанга барып ярты ел район өчен салам әзерләтеп, кайтартуны да оештырырга туры килде – ул елларда искиткеч күп эшләнде! Кызганыч, аларны язарга вакыт юк һәм җитмәс тә дип куркам инде. Әмма мондый истәлекләрне-хатирәләрне дә язарга кирәк. Шулай ук кешеләр турындагы язмаларны, фикерләрне дә, туплап, китап итеп бастырырга кирәк. Шөкер, бу яктан төрле матбугат чараларында басылган язмаларымны, публицистик уйлануларымны вакытында ике том итеп бастыра алдым. Ташка басылган югалмый дигән гыйбарә бар бит. Нинди генә заман килсә дә, нинди генә китапларны юк итсәләр, тыйсалар да, алар тәмам югала алмый – кайдадыр сакланып кала. Димәк, тарих та әнә шулай саклана. Әйтик, минем китапларым Америкада, Германиядә, Кытайда, Япониядә,Франциядә бар, Төркиядә, Ерак Көнчыгышта, Пермь һәм тагын әллә кайларда бик күп. Китап мәңгелек, китап язу ул киләчәккә эшләү дигән сүз.

–Бүген күп кеше китап яза, китап чыгара – моңа ничек карыйсыз?

–Мин үзем сыйфатлы китап яклы. Әмма үткәнебезгә, тарихыбызга кагылышлы һәрбер китап, китапчык, миңа калса, зур мәгънәгә ия.

–Бүген яшьләр китап укымый диләр. Алар әдәби китапны гына түгел, тарихи, документаль әйберләр белән дә кызыксынмый кебек.

–Миңа калса, бердән, бөтенесен бер калыпка салып булмый. Ә икенчедән, моннан фаҗига ясарга да ярамый. Бүгенге көндә җәмгыятьтә яңа укладка көйләнү бара. Вакыт үтәр, без дә үз кальбебезгә кайтырбыз. Бүген исә тормышыбызны әхлаксызлык басып алды, һәм, кызганычка, бүген ул яклана, хуплана да... Әмма әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Әлегә район авыллары тарихлары турындагы китаплар мәктәпләрдә, дәресләрдә кулланыла дип мактана алмыйбыз. Бер мәктәп директорыннан сорагач: “Кушсалар, кулланырбыз”, – диде. Юкса, бакча баласында да, мәктәп укучысында да туган як авылларының үткәне белән кызыксыну уятуның мең дә бер юлын табып була. Ә бездә әле ничек: бала чит илдәге шәһәрләрне белә, ә районының авылларын исемләп тә белми, авыл өлкәннәренең исемнәрен белмәгән кебек. Зур оттырыш бу. Менә шуннан соң бу бала ничек авылны яратсын ди инде?! Пропагандалау да җитми, укытучылар корпусы да шактый “сыекланды”. Ә икенче яктан аларны кәгазь боткасына күмделәр, тар рамкага куып керттеләр, аларда инициатива күрсәтергә вакыт та, мөмкинлек тә, теләк тә калмады шикелле.

–Сез бит тарихчы түгел, шагыйрь... Иҗатка вакыт табыламы? Тарихи китаплар язу бит ул мәҗбүрият, ә иҗат  – күңел эше...

–Кызганыч, бик кызганыч, бик илһамланып робагыйлар яза башлаган идем. Аларны туплап китап та чыгардым. Ул язучылар берлегенең премиясенә дә лаек булды. Күп җырлар язылды, матур гына планнарым да бар иде. Аларга вакыт та калмый һәм инде энергия дә бүтән... Ә тарихка кагылышлы китаплар язуга кире кайтсак, миңа калса, бу юнәлешне көчәйтергә кирәк. Бүген мөмкинлекләр бик күп, әле урыннардагы кайбер җитәкчеләр аның кирәклеген, мөһимлеген  аңлап та бетерми. Аларның финанс ярдәменнән башка авыррак буласы. Әмма тәвәккәлләп тотынган кешегә бу да киртә була алмый.

–Тарихи романнарда  фактлар бозып күрсәтелә, иң җиңеле тарихи роман язу дигән фикерләр дә ишетелә.

–Билгеле, әдәби әсәр буларак, тарихи повесть-романнарда һәр вакыйга бизәп, матур тел белән сурәтләнә. Бу кешеләрне кызыксындыру, җәлеп итү өчен, уйландыру өчен бик кирәк. Аларның ролен, әһәмиятен киметергә ярамый.

–Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабына (шулай ук фильмына да) фикерләр капма-каршы булды.

–Бу китапка бер яклы гына бәя биреп булмый. Бер яктан караганда, совет чорының үз халкына җәбер-золымы бөтен чирканыч асылы белән бәян ителә,  икенче яктан әсәрдә татар тормышы үтә бер яклы, тискәре сурәтләнә, татарның күпсанлы дошманнары өчен татлы җим булып тора. Бусы кабул ителми, чынбарлыктан ерак. Авторның үз халкын аңламавын дәлилли, укучыларда нигезле ризасызлык тудыра.

–Ике дистәдән артык китабыгыз дөнья күрсә, шуның яртысы диярлек туган як тарихын чагылдырган китаплар. Әле язардай мәгълүматыгыз күп, барысы да китап булып язылып, басылып бетмәде дип беләбез. Районда сезнең шәхси архивыгыз бармы?

–Минем эш кабинетым сарай кебек. Дөрестән дә, әле файданланмаган мәгълүмат бик күп. Район архивында аерым фонд булдырдылар. Акрынлап кулъязмаларымны туплап, шунда күчерә барам. Боларның һәммәсен тәртипләп күчерер өчен дә вакыт кирәк. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән, Аллаһы Тәгаләдән әнә шуларны эшләп бетерерлек гомер булса иде дип сорыйм. Иртүк торам, соң ятам, ашыгырга кирәк икәнен беләм. Әмма шактый арылды, алҗытты инде. Тик әлегә бу ритмнан чыга, туктый алмыйм. Ни генә дисәк тә, күпчелек үз тарихына, үткәненә битараф түгел, башланган эшеңнең кирәклеген аңлау аны дәвам итәргә, тәмамларга көч бирә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев