Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тарих битләреннән: комсомолец һәм хәбәрче егет һәркайда үрнәк күрсәтә

Рамазан колхозчыларның культуралы ялын оештыру өчен дә осталыгын һәм тырышлыгын кызганмый.

Рамазан Фәрзиев имзасы белән чыккан мәкаләләрне газета битләрендә еш күрергә була. Ул район һәм өлкә газеталарының актив хәбәрчесе,
Рамазан мәктәптә укыган елларда ук хәбәрләр яза иде, Салавыч сигезьеллык мәктәбендә яшь хәбәрчеләр тү¬гәрәгенә ике ел җитәкчелек итте. Аның җитәкчелегендә мәктәптә «Яшь хәбәрчеләр иҗаты» дигән газета системалы чыгарылды,

1967 елда Рамазан Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлады һәм туган колхси зында. тезүче булып эшли башлады. Ул мәктәпне тәмамлагач та хәбәрчелек эшен ташламады, Ә бәлки мәктәптә алган белемен, эштә туплаган тәҗрибәсен хәбәрчелек эшчәнлеге белән бергә уңышлы бәйләде һәм газетага мәкаләләр язуын дәвам итте.

«Социалистик Татарстан»  газетасы исемендәге колхоз комсомоллары, тырыш егетне «Комсомол прожекторы» штабы начальнигы итеп сайладылар. Колхоз «Комсомол прожекторы»ның эше район күләмендә гел макталып килә. Чөнки Рамазан аның үз вакытында һәм яхшы булып чыгуы өчен күп көч куя. Ул шулай ук колхозның өченче бригадасындагы комсомол оешмасына җитәкчелек итә,

Рамазанны, комсомолец буларак, бигрәк тә яшьләр темасы һәм шулай ук хезмәт һәм сугыш ветераннары, колхоз тормышы кызыксындыра
Р. Фәрзиев үз белемен күтәрү өстендә дә системалы эшли. Ул быел кичке мәктәпнең унберенче класында укыды һәм хәзер өлгергәнлек аттестаты алу өчен уңышлы рәвештә имтиханнар тапшыра,

Рамазан колхозчыларның культуралы ялын оештыру өчен дә осталыгын һәм тырышлыгын кызганмый. Авылда бер генә концерт һәм спектакльнең дә аның катнашыннан узганы юк. Комсомолец һәм хәбәрче егет әнә шулай һәркайда үрнәк күрсәтә.

Җәмилә Сабирова,

«Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз комсомол комитеты члены

 «Хезмәт», 5 май, 1970 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамазан Фәрзиев