Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ташлама буламы?

I–II группа инвалидларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә ташламалар бар дип ишеттем. Нинди очракта шулардан файдаланып түләргә мөмкин?

I–II группа инвалидларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә ташламалар бар дип ишеттем. Нинди очракта шулардан файдаланып түләргә мөмкин? Хәзер пенсионерларга юл акчасын да бетерделәр. Аны берничек тә алып булмыймы?

Саимә Муратова.

Чирмешән

Юрист Вилдан Арсланов:

– Дөрестән дә, инвалидларга андый ташламалар каралган. Аннан барлык группа инвалидлар да файдалана ала. Наем нигезендә алынган торак өчен (күп фатирлы йорт булганда, аның белән идарә итү, йортның уртак милкен төзекләндерү, агымдагы ремонт өчен түләү), салкын, кайнар су, электр уты, җылылык өчен түләгәндә; үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнар өчен түләгәндә, торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама ясала. Сезгә бары тик җирлектәге социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә түләүченең әҗәтләре, коммуналь хезмәтләр өчен даими түләмәү, соңга калып түләгән очраклары күп булса, мондыйларга ташлама бирелми. Фатирдагы барлык кешегә дә 50 процент ташлама дигән сүз түгел, аны инвалидның өлеше өчен генә файдаланырга була.

Юл акчасына килгәндә. Пенсионерларга айлык акчалата түләү системасы (ЕДВ) буенча бу 486 сумлык юл акчасын алу өчен берничә шарт бар. Юл акчасы нинди очракларда түләнми? Яңа карар нигезендә, мондый акчаны торак йорт мәйданы бер кешегә 40 квадрат метрдан арткан гаиләләр ала алмый. Берничә фатир яки йорт ияләренең гомуми мәйданы бер кешегә 23 квадрат метрдан артмаска тиеш. Дача, бакча йортларының гомуми мәйданы бер гаилә әгъзасына 40 квадрат метрдан артып китсә дә, акча түләнми. Ике автомобиль (аның берсе 3 елдан яңарак булмасын) ияләренә дә акча каралмаган. Закон нигезендә автобус, теплоход, яхта, катер, гидроцикл һәм башка транспорт чаралары булган кешеләргә дә 486 сум акча түләнми.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташлама