Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ташламаларда үзгәрешләр, кемнәргә кагыла?

Соцаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән әңгәмә.

- 2015 елның 29 июнендә Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында 176 номерлы Федераль Закон кабул ителде. Бу закон торак-коммуналь түләүләргә булган ташламаларның үзгәрүе турында. Әлеге үзгәрешләр кемнәргә кагылачак һәм нинди тәртиптә булачак?
- Бу закон инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылачак. Бүгенге көндә безнең районда торак коммуналь түләүләргә булган ташламалардан барлыгы 4308 инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче кеше файдалана.

1198 кешенең ташламасы 50 сумга гына кимергә мөмкин, 70 % ка якын кешенең ташламасы үзгәрешсез калачак. Безнең инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүчеләр моңарчы торак-коммуналь хезмәткә түләүләрнең факт буенча 50 % ташламасын ала иделәр. Ә яңа закон нигезендә, бу ташлама аларга тиешле норматив буенча гына исәпләнәчәк. Бу беренче чиратта зур өйләрдә яшәүче инвалидларга кагылачак.

- Яңа законга ияләшү җиңел булмас инде...
- Шуңа күрә, ияләшергә авыр булмасын өчен, үзгәреш 3 этапта узачак. Ташлама октябрь аенда узган айга караганда 300 сумга, ноябрьдә 500 сумга ким булачак, ә декабрь аеннан тулысынча норматив буенча түләнә башлаячак. Шулай ук октябрь аеннан башлап алты айга, димәк 2016 елның 31 мартына кадәр инвалидларга компенсация түләнеләчәк, бу инвалидның кеременнән, пенсиясеннән чыгып исәпләнә. Әгәр инвалидның кереме 20 мең сумнан ким булса, һәм аларның ташламалары норматив буенча исәпләгәндә 25% тан артыграк кимесә, беркайда да эшләмәсәләр хезмәт кенәгәләренең копиясен, эшләсә, 6 айлык хезмәт хакы турында белешмә алып килә. Әгәр гаиләдә инвалид бала тәрбияләнсә, әти-әнинең барлык керемнәре дә исәпкә алыначак.

- Язып-язмый бу мәгълүматны бөтен кеше дә ишетеп-белеп бетермәскә мөмкин.
- Октябрь аенда һәр федераль ташламага ия булган кешегә счет-фактура җибәреләчәк. Анда льготага ия булган һәр кеше өчен тиешле мәгълүмат язылачак.Ташламаларда үзгәрешләр булмаса да, инвалидка белеп тору өчен информация рәвешендә язылачак (мондыйларга социаль яклау булегенә киләсе түгел).

Ялгыз яшәүче беренче, икенче группа инвалидларга компенсация билгеләү өчен кирәкле документларны график нигезендә социаль хезмәткәр һәр кешенең өенә барып алып кайтачак. Алар үзләре безгә килми.

Айлык керемнәре 20 мең сумнан артык булган инвалидлар бу төр компенсациягә ия була алмый.

Аз керемле буларак коммуналь түләүләргә субсидия алучы инвалидларның субсидияләре автомат рәвештә исәпләнәчәк. Ә инде компенсация алырга тиешле инвалидның безгә килү вакыты һәм участок белгеченең телефон номеры счет-фактурада күрсәтелә.

- Сез нормативлар дидегез, алар кайдан алына һәм ничек билгеләнә?
- Бу нормативлар Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә. Мәсәлән, берүзе ялгыз яшәгән кешегә норма буенча 40 кв.м. торак мәйданы каралган. Әгәр гаилә ике кешедән тора икән бер кешегә 23 кв.метр туры килә, димәк гаиләдә 2 кеше яши икән, шуның берсе инвалид, берсе гади кеше, алар 60 кв.метрлы өйдә яшәсә, инвалидка норма буенча 23 кв. метрга ташлама карала, ә калган мәйданга 100 % түләргә тиеш булачаклар. Гаиләдә 3 кеше булса 17 кв. метр, 4 кешелек гаиләгә 14 кв. метр, 5 кешелек гаилә өчен 12 кв. метр норматив каралган.

- Әлеге үзгәрешләр хезмәт ветераны буенча ташлама алучыларга да кагылачакмы?
- Бүгенге көндә безнең хезмәт ветераннары 399 сум күләмендә юл акчасы, норматив буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50% субсидия һәм телефон өчен түләүнең абонемент өлешенә 50% күләмендә ташлама ала.

Ноябрь аеннан кемнең "Таттелеком" оешмасы белән булган килешүләре өзелгән, аларның ташламалары туктатылачак. Кемнәрнең килешүләре искергән яки ташлама алучының исеменә төзелмәгән булса, бу очракта алар тиз арада "Таттелеком" оешмасы белән килешүләрен яңартырга тиеш була. Бу кешеләргә дә безнең мәгълүмат киләчәк. Бүгенге көндә аларга аңлату эшләре алып барабыз.
Сораулар булса, 2-64-32, 2-41-37, 2-57-94, 2-41-93 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Фото: http://www.zaoupravdom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250