Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«.tatar» доменын бушка өләшәләр?

Моннан 4-5 элек интернет дөньясында .tatar домены барлыкка килде. Аны татар җәмәгатьчелеге бик сорады, митингларда таләп иттеләр, мәкаләләрдә яздылар, бу доменга ия булса, татар халкы яңа үрләргә менәчәк дигән сүзләр яңгырады.

Әмма 4-5 ел узды, берәү дә бу домен зонасында сайтлар булдырырга ашыкмый. Дәүләт органнары да, коммерция оешмалары да, шәхси затлар да. “Татар-информ”ның татарчасы бар, “Интертат” бар һәм “Мәйдан” журналы – «.tatar» доменында эшләүче башка сайт искә дә төшми. Бәлки, берәрсен онытып җибәргәнбездер, искә төшерегез.

 «.Tatar» домены 5 яшьлек юбилеен бәйрәм итә дигәндә, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы бу домен зонасын популярлаштыру җаен эзли башлады. 100 доменны алар хәзер бушлай тәкъдим итә.   

Шарты мондый: 

 1) Проект Татарстанга бәйле яки татар телендә контент тәкъдим итәргә тиеш 

 2) Коммерциягә корылган сайт булмаска тиеш

 3) Доменны теркәгәннән соң 3 айдан да соңга калмый эшли башларга кирәк   Катнашасы булсагыз, доменны теркәү өчен 31 мартка кадәр REG.RU сайтында авторизация һәм теркәлү узарга кирәк.  

Әлеге чара «.Tatar» доменын популярлаштырып җибәрерме? Күрербез.  

Иң кызыгы шул, «.Tatar» зонасында доменны теркәү REG.RU сайтында 472 сум тора. Башка сайтларда арзанрак та булырга мөмкин.

Министрлыкка гаризалар язып проектыгызны яклау отышлыракмы, әллә 472 сум түләү отышлыракмы – анысын үзегез карагыз инде.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24388

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев