Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татар егете акча туплап бару өчен электрон җиһаз уйлап тапкан. Кем ул дисезме?

"Бу җайланма - акча җыю өчен электрон тартма булачак", - ди Казанда яшәүче Руслан Фатыйхов.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Данис Вахитов). Казанда яшәүче татар егете Руслан Фатыйхов акча туплап бару өчен электрон җайланма уйлап тапкан. Хәзер ул проектын тормышка ашыру өчен краудфандинг системасы аша халыктан ярдәм сорый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Проект “Poggy” (Погги) дип атала, ул тиенләп акча җыеп бара торган җайланманың (копилка) электрон варианты. Руслан Fame Digital дип аталган команда белән бергә эшли.

Җайланма ике функция үти. Ул лампа, шул ук вакытта аңа пластик карталарны якын китереп, үзең планлаштырган сумманы (әйтик, картаны якын китергән саен 15 сум) күчереп барып була. Шулай ук смартфондагы сылтама аша картадан билгеле бер сумманы күчерүне көйләргә була. Ул PayPass, Apple Pay, Google Pay карталарыннан акча кабул итәчәк.

Акча тупланган саен җайланманың төсе үзгәрә бара. Алдан билгеләнгән сумма җыелгач, электрон тартма хәбәр бирә һәм кеше акчаны картага кире күчерә ала.

Руслан Россия Краудфандинг халык финанслау сайтына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен, эшне башлап җибәрергә инвесторлар кирәк дип аңлатты. “Кызганыч, әлеге проект эшли башласын өчен акча кирәк, энтузиазм җитәрлек, хәзер инвесторлар эзлибез”, - диде ул.

Проектны  2020 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырырга ниятлиләр. “Poggy” инвесторларына бүләкләр дә биреләчәк. Аларны 2019 елның 31 декабренә кадәр тапшырабыз, ди Руслан Фатыйхов.

https://tatar-inform.tatar/news

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/19/179116/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев