Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Татар-информ» инвестицион өлкәне яктырту буенча иң яхшы мәгълүмат чарасы дип танылды

Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда инвестицион өлкәне яктырту буенча «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы булып танылды. Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды. Бүләкләү чарасы республиканың Инвесторлар клубы утырышында узды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы — Татарстанның инвестицион эшчәнлеген яктырту буенча иң актив массакүләм мәгълүмат чарасы», — диделәр алып баручылар.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев агентлыкның генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк тапшырды.

Конкурс жюрие Татарстанның инвестицион эшчәнлеге темасы даими яктыртылуын, материалның актуальлеген һәм социаль мәгънәгә ия булуын, шулай ук аналитик материаллары сыйфатын һәм темага профессиональ якын килүне исәпкә алып бәя биргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар-информ