Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан блогерлары сентябрь сайлауларында мобиль күзәтүчеләр булачак

Республика Иҗтимагый палатасы рәисе килгән блогерлар белән очрашкан һәм аларның сорауларына җавап биргән.

Татарстан блогерлары ТР Президенты һәм җирле совет депутатларын сайлауда мобиль күзәтүчеләр булачак. Бу хакта республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда хәбәр иткән. 

«Күзәтүчеләрнең мобиль төркеменә беренче тапкыр блогерлар Төркеме керүе миңа бик күңелле һәм кызык. Без сезгә (блогерларга) өметләнәбез, сез кешеләр белән аралашуның зур тәҗрибәсенә ия. Аудитория – зур потенциал. Гомумән, эш кызыклы булачак, һәм сез тавыш бирү процедурасы өчен күп нәрсә эшли аласыз», – дип билгеләп үткән Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренә караганда, ТР Иҗтимагый палатасы яшьләр оешмалары белән актив эшли. Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә Татарстанда күзәтүчеләрнең 25 проценты яшьләр оешмалары вәкилләре булган, бу ил буенча уртача иң югары күрсәткечләрнең берсе.

«Бу безнең өчен яңа тәҗрибә. Ә минем моңа шәхси кызыксынуым бар, өлкән улым мәктәптә даими рәвештә сайлаулар турында сорый, барысы да ничек оештырылуы турында. Аның барлык сорауларына да җавап бирермен, бөтен процедураны эчтән белермен дип уйлыйм», – дип сөйләгән блогер Алинә Гыймалтинова.

Очрашу ТР Иҗтимагый палатасында узган, анда Зилә Вәлиева блогерларның сайлау участокларында вазифаларына һәм башка хәлләргә кагылышлы сорауларына җавап биргән.

Элегрәк Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләрен сайлауларга әзерләнергә һәм законнарны актив өйрәнергә өндәгән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар сайлау блогер мобиль күзәтү