Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан экологик туризмны үстерү буенча федераль бәйгедә 5 проект тәкъдим итте

Бәйгедә җиңгән очракта Татарстан республика халкының иң яраткан ял итү урыннары базасында оештырылган биш туризм кластерына ия булачак.

Татарстанның Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәләре, Зәңгәр күлләр системасы, Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Шомбыт заказнигы кебек уникаль табигать һәйкәлләре Россиядә экологик туризм өчен иң яхшы урыннар исеменә дәгъва кыла. Тавыш бирү Туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм Россия Федерациясендә экологик туризмны үстерү буенча I Бөтенроссия бәйгесе сайтында оештырылган.

Конкурс илдә «Экология» илкүләм проекты һәм Россиядә 2035 елга кадәрге чорга исәпләнгән Туризмны үстерү стратегиясе кысаларында алып барыла торган киң колачлы эшнең бер өлеше булган.

Бәйгедә җиңгән очракта Татарстан республика халкының иң яраткан ял итү урыннары базасында оештырылган биш туризм кластерына ия булачак.

Экологик туризм өчен иң яхшы урыннарга тавыш бирү инде тулы куәтенә бара. Татарстан проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен тавыш бирү сайтына керергә, «География» бүлеген ачарга, почта яки социаль челтәрләр аша авторизация узарга, Татарстан картасыннан сайларга һәм республика һәйкәлләре астында йөрәк тамгасы куярга кирәк. Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология туризм экология проекты