Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан эшмәкәрләренә бизнеска ярдәм чаралары буенча түләүсез консультация үткәрелә

Татарстан районнары эшмәкәрләре, муниципаль берәмлектән читкә чыкмыйча, бизнеска ярдәм чаралары буенча түләүсез консультация алырга мөмкин. Моның өчен республиканың 32 районында ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре даими нигездә эшли. Белгечләр түләүсез профессиональ консультация күрсәтә.

Республиканың муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре институты 2019 елда кече һәм урта бизнес субъектларын гамәлдәге ярдәм чаралары белән максималь колачлау максаты белән оештырыла. Шулай итеп, Татарстанның теләсә кайсы ноктасында булганда, эшмәкәр вакытлыча чыгымнары минимум булганда да сыйфатлы хезмәт белән файдаланырга мөмкин.

Консультация алу өчен районыбызда белгечкә – Рүзәл Фәрит улы Зәйнуллинга Балтач, Булатов урамы, 24/2 йорт (күп функцияле үзәк, 1 нче тәрәзә) адресы яки +7 967 372-82-67 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Муниципаль районнардагы белгечләр үз эшләрен ачу, финанс һәм бизнес-планлаштыру, юридик мәсьәләләр, персоналны сайлау, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү, микрозайм алу, белем бирү чараларында һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу буенча бушлай консультацияләр бирә. Шулай ук иминият взносларын түләү, «Минем салым» кушымтасыннан файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү мәсьәләләре буенча консультация сорап, республиканың үзмәшгуль гражданнары да мөрәҗәгать итә ала.

Республика эшмәкәрләренә ярдәм итүнең барлык чараларына тиз арада керү һәм вакытлыча чыгымнарны киметү өчен ФАСТТРЕК.РФ порталы эшләнгән. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та дистанцион рәвештә тикшерергә мөмкин.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр шәхси эшмәкәр эшмәкәрлек минем салым күп функцияле үзәк