Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан халкына яшен вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәләр

Синоптиклар фаразлавынча, 24 июньдә көндез һәм кичен Татарстанда урыны белән көчле җил һәм яшен булуы көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, 24 июньдә көндез һәм кичен Татарстанда урыны белән көчле җил һәм яшен булуы көтелә. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе татарстанлыларга һава торышы начарланган вакытта үзеңне саклау кирәклеген искәртте.

Көчле җил чыкканда өйдә торырга киңәш ителә, тәрәзә һәм ишекләрне ныгытып ябарга кирәк. Урамда булганда реклама, элмә такталарыннан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз. Автомобильне зур агачлар янында калдырмагыз.

Әгәр яшен вакытында урамда машинада, мотоциклда яки велосипедта калсагыз, туктагыз һәм яшенле яңгыр узганны көтегез. Ачык җирдә сулыклардан ераграк җиргә ятарга киңәш ителә, чөнки су яшен өчен яхшы үткәргеч булып тора.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ерак араларга барудан баш тартып тору хәерле.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшен