Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Татарстан көзгеләре» экопроекты Бөтенроссия конкурсында тавыш бирүдә җиңде

Республика халкы ярдәме белән Зәңгәр күлләрне төзекләндерү буенча проект 18 мең 476 тавыш җыйган.

Татарстанның зәңгәрсу күлләрен төзекләндерү буенча «Татарстан көзгеләре» республика экопроекты Бөтенроссия экотуризмны үстерү конкурсында халык тавыш бирүендә җиңгән, дип хәбәр итә ТРда туристлык-рекреацион кластерларны үстерү буенча команда.

«Татарстанлыларның актив ярдәме белән «Татарстан көзгеләре» экокластеры туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризм үсеше буенча бөтенроссия конкурсында беренче урынны алды», - диелә хәбәрдә.

Проект 18 мең 476 лайк җыйган. Тавыш бирүдә барлыгы 36 финалист катнашкан. Конкурста катнашкан икенче Татарстан проекты, «Кама Тамагы» экокурорты шулай ук халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча топ-10га эләккән. Ул, 8 мең 810 тавыш җыеп, дүртенче урында калган.

Бүген, 16 октябрь көнне, Тулада халык тавыш бирү һәм бөтен конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Жюри федераль ярдәм алачак проектларны игълан итәчәк. Шунда ук халык тавыш бирүендә җиңүче буларак «Татарстан көзгеләре» экокластеры нинди приз алачагы билгеле булачак.

Фото: «Татар-информ» архивы / Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экотуризм зәңгәрсу күлләр татарстан көзгеләре