Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан прокуратурасы люкка бала төшеп китү видеосын тикшерә

Кичә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда шундый кадрлар барлыкка килде.

(Казан, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы баланың люкка төшеп китүе турындагы видеоны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Кичә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда әнисе белән урамда йөргән баланың люк өстенә басуы һәм төшеп китү видеоязмасы барлыкка килде. Очраклы узып баручылар ярдәмгә килә һәм баланы тиз арада аннан чыгаралар. Видео авторлары ул Татарстанда төшерелгән, дип белдерә.

Галиев сүзләренчә, хәзерге вакытта күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең Татарстан торак пунктларының берсендә чыннан да булганмы икәнлеген ачыклый. Әлегә бу хакта төгәл мәгълүмат юк. Тик бу факт расланса, прокуратура тикшерү оештыра һәм коммуналь хезмәтләрнең яки башка җаваплы оешмаларның гамәлләренә бәя бирәчәк.

 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала егылган