Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан районнарында кичә гарасат узган: җил түбәләрне алып аткан, боздан зыян күрүчеләр бар (+видео)

Арча районы Яңа Кенәр авылында боз явып киткән. - Унбиш минутлап яугандыр...

Башта боз яуды, аннан яңгыр койды. Түтәл араларына сулар җыелды инде. Суганнарны аударды. Чыпчык башы кадәр булгандыр, - ди авылга кунакка кайткан Гөлүзә Василова.

Биектау районында да шундый ук хәл. Анда да бакчаларга бераз зыян килгән. - Бездә 5-6 минут тирәсе яуды. Зурлыгы борчактан зуррак булгандыр. Печәннәр, суганнарны аударды инде. Болай тишелгән түбәләр, зур югалтулар булмады, - ди Татар Урматыннан Рамил Гыйльманов.

Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында исә гарасат кичә узган. Анда гарасат көчлерәк булган. - Теплицаны очыртып китмәсә ярый инде, дип борчылып тордык. Авылда берсенең гараж түбәсен каерып аткан, икенче берәүләрнең зур тупыл агачы авып, коймаларын сындырган. Башка зыян салмады үзе, Аллага шөкер, - диде әңгәмәдәшебез Зөлфия апа.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураган гарасат боз яуган