Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Республикада куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде

Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак дип фаразлый белгечләр

2021 елның 16 февраленнән һава температурасы нормадан 9-150Ска түбәнрәк төшеп, минималь температура -250С - -300С, аерым районнарда -370С аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак дип фаразлый белгечләр.

Бүген 18 сәгатьтән иртәгә 18 сәгатькә кадәр Казан буенча, алмашынучан болытлы һава, күбесенчә явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба 3-8 м/с тизлектә, төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -250С - -270С , аязган вакытта -310С. Көндез максималь һава температурасы -170С - -190С булыр дип фаразлана. Юлларда бозлавык, сак булыйк.

Бездә, гадәттә, Казанга караганда салкынрак була, димәк салкыннарның көчлерәгенә әзер булып торырга кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе куркыныч метереологик хәл фаразлану сәбәпле энергетика һәм ТКХ (ЖКХ) объектларында - су үткәргеч һәм канализация челтәрләрендә, электр, газ һәм җылылык системаларында аварияләр, техноген пожарлар ихтималлыгы арта. Шул сәбәпле туңу, өшү, сөрем газы белән агулану очраклары ихтималлыгы да арта. Боларны булдырмас һәркемгә куркынычсызлык кагыйдәләрен, җылыту приборларын куллану кагыйдәләрен кагый үтәү сорала, гомумән алдан хәстәрен күрергә кирәк дип искәртә.

Сакланганны саклармын дигән, сак булыйк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы салкыннар