Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры таныш булмаган номерлардан шалтыратулардан үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде

Айрат Хәйруллин аңлатканча, шәхси мәгълүматлар ешрак коммерция секторыннан агыла.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлагы Айрат Хәйруллин таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратулардан үзеңне ничек сакларга киңәш итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Мин тулысынча диярлек ышанып әйтә алам, кибетләрдә дисконт карталарын рәсмилштергәндә берәү дә килешүне укып тормый, ә анда вак хәрефләр белән сез үзегезнең мәгълүматыгызны өченче затларга тапшырырга рөхсәт бирәсез, дип язылган. Аннары сезнең номерны тагын 10 тапкыр чит кешеләргә саталар", - диде Хәйруллин һәм бу мәсьәләдә мөмкин кадәр төгәл булырга кирәк дип өстәде.

Шундый ук хәл, кулланучылар төрле сайтларда кулланучылар килешүен укымыйча гына теркәлү узгач, күзәтелә.

Хәйруллин сүзләренә караганда, шәхси мәгълүматлар ешрак коммерция секторыннан читкә агыла. Мәгълүматларны сату яки аларны өченче затларга бирү - җинаять, - дип искәртте Министр.

 

"Хәлне контрольдә тотучы вәкаләтле орган - Роскомнадзор. Теләмәгән шалтыратулар килә торган номерны күрсәтеп Роскомнадзорга гариза язарга  мөмкин", - дип киңәш итте Айрат Хәйруллин.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы белән әңгәмәне Sntat газетасында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югалган телефон кәрәзле элемтә