Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, гадәттән тыш хәл режимы Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2015 елның 1 июленнән кертелә. Яңгырлар кайбер районнарда яуган, әмма бөртеклеләрдә башак формалашу вакыты узган инде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Чүпрәле, Буа, Апас, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спас һәм республиканың башка районнарында хәл киеренке.
Авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы - сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә 460 мең тонна печән һәм 1,4 млн тонна сенаж әзерләнгән. Бу - бер баш шартлы мөгезле эре терлеккә якынча 10,6 ц берәмлек азык дигән сүз, диде ул.
Белешмә өчен:
Гадәттән тыш хәл режимы Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнарында кертелгән.
Фото: http://www.vesti.ru/doc.html?id=372982&tid=81353

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250