Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан социаль эшкуарлар өчен 5 млн. сумлык махсус кредитлар әзерләгән

Кече һәм урта бизнес, соцпредприятиеләр реестрына кертүгә гариза рәсмиләштереп, финанс ярдәменә дәгъва итә ала.

«Социаль предприятие» статусын алган Татарстанның кече һәм урта бизнесы республика Икътисад министрлыгыннан махсус заемга 5 млн.сумга кадәр исәп тота алачак. Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге (ЦИССС) финанс ярдәме мөмкинлеген анонслый.

Эшмәкәрләр 2021 елның 1 маена кадәр Россиянең социаль предприятиеләре исемлегенә кертү өчен гариза бирә ала. Кече һәм урта бизнесның социаль предприятиеләре реестры Россиядә узган елдан төзелә башлады. Статус мондый предприятиеләргә махсус ярдәм чараларына дәгъварга мөмкинлек бирә.

Татарстанда исемлекне формалаштыруны төбәк Икътисад министрлыгы алып бара. 2021 елда бизнесның социаль предприятиеләре өчен грант финанс ярдәме каралган — әйтик, «Социаль эшмәкәр» заемы РФ ҮБ ставкасының яртысыннан 24 айга кадәр булган ставкасы буенча 5 млн.сумга кадәр күләмдә.

Моннан тыш, быел социаль предприятиеләр өчен, 100 процент финанслау шарты белән, 500 мең сумга кадәр грант кертү планлаштырыла. Аларны төрле максатларга, шул исәптән арендага һәм ремонтлауга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, җиһазлар сатып алуга һ.б. алырга мөмкин булачак.

Социаль эшкуарлар реестрына кертү өчен кирәкле документлар турында тулырак мәгълүматны ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр Үзәгендә алырга мөмкин.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшкуарлык финанс ярдәм