Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан цифрлы паспортлар кертү буенча сынау мәйданчыгы булырга мөмкин

Кәгазь паспортны смарт-картага һәм мобиль IDга алыштыру графигы 2021 елның ахырына кадәр билгеле булачак.

Татарстан электрон паспортлар кертү буенча сынау мәйданчыгы булырга мөмкин. Тест режимы 2022 елда өч төбәктә эшләтеп җибәреләчәк. Алар арасында шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бар. Бу хакта Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев сөйләде.

«Сынау төбәкләре сыйфатында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан турында фикер алышалар. Киләсе елда бу өч төбәктә эш башланырга тиеш», — дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Аның сүзләренчә, кәгазь паспортны смарт-картага һәм мобиль IDга алыштыру графигы 2021 елның ахырына кадәр билгеле булачак.

«Бу ирекле булачак, әзер һәм теләге булган кешеләр генә яңа формат сайлый алачак», — диде Шадаев.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт