Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда 20 градуска кадәр салкын булачак

Юлларда урыны белән көчле бозлавык һәм кар көртләре саклана.

(Казан, «Татар-информ»). Бүген, 3 февральдә, Татарстан суыклар алып киләчәк антициклон йогынтысында булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, томан төшәчәк.

Талгын җил фаразлана. Җилнең юнәлеше төньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба үзгәрәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, шулай ук кар көртләре саклана.

Төнлә һава температурасы нульдән 15 градуска кадәр, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкын була. Көндез шулай ук нульдән 10-15 градус түбәнрәк булыр дип көтелә.

Фото: Баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы