Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда 22 сентябрьгә кадәр барлык объектларда да җылылык бирелер дип көтелә

«8 муниципаль районда 20 сентябрьгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителер дип көтелә» — диде Алексей Фролов.

Татарстанда барлык объектларда җылылык бирү 22 сентябрьгә төгәлләнер дип көтелә.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында брифингта бүген ягып җылыту сезонына әзерлек төгәлләнү стадиясендә булуын әйтте.

«Һава торышы кисәк җылыту, я суыту сәбәпле, җылылык җибәргәндә, төрле каршылыклы сораулар килеп чыга. Кемгәдер эссе, кемгәдер салкын… Җылылык бирү температура графигы буенча 22 сентябрьгә булыр дип фаразлана. Норматив буенча, биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градустан түбән булу шарт», — диде ул.

Быел республикада җылылык бирү 6 сентябрьдә башланган. 26 районда ягып җылыту сезонын башлаганнар. «Торак фондны мониторинглау» системасына кертелгән мәгълүматлар буенча, бүгенгә республикада 3261 котельный әзерләнгән. Питрәчтә — бер, Казанда алты котельный әле әзер түгел.

«17186 күп фатирлы торак йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 98 процент тәшкил итә. 8 муниципаль районда 20 сентябрьгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителер дип көтелә» — диде Алексей Фролов.

Алдагы ягып җылыту чорына республикада 3335 мәгариф, 2012 сәламәтлек саклау, 1968 мәдәният, 242 спорт оешмасы әзерләнгән. Барлыгы 171 социаль яклау объекты тулысынча әзерләнгән.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү