Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда 3 бала һәм әти-әнисе КАМАЗ астында изелеп һәлак булган

Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә Удмуртиядән өч бала белән гаилә һәлак булган, дип хәбәр ителә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында.

5 кеше, шул исәптән 3 бала утырган Лада КАМАЗ астына килеп кергән. Һава торышының начар булуы, беренче кар төшеп юлның көйсез булуы да фаҗиганең төп факторы булып исәпләнә.  

 

Беренче фаразлар буенча, җиңел машина йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, каршы як полосага чыгып идарәне югалткан. Хәзер урында ЮХИДИ хезмәткәрләре фаҗиганең тулы сәбәпләрен ачыклый.

 

Авариядә машина йөртүче, аның 30 яшьлек хатыны һәм өч баласы -10 яшьлек кызы һәм ике яшьлек игезәкләр - малай һәм кыз урында ук һәлак булган.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте