Татарстанда 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сыер абзарының түбәсе янып беткән
Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Чирмешән районында 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сыер абзарының түбәсе янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Чәршәмбе көнне, 17 апрельдә, 8.39 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына Чирмешән районындагы Лашман авылында мөгезле эре терлек фермасы яну хәбәре килде», – дип ачыкладылар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
6 минуттан соң сыер абзары янында «Лашман» янгын сүндерүчеләре була. Урында утның бина түбәсен ялмап алуы ачыкланган. Ферма хезмәткәрләре бина эчендә терлекләр һәм эшләүче кешеләр юклыгын әйткән. Түбәгә ут капканда сыерлар көтүлекләрдә булган.
25 минут эчендә янгын сүндерүчеләр янгынны тулысынча сүндергән. Янгын мәйданы 429 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәбе булып, электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү тора.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев