Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда 6 йортны юк иткән һәм бер ир-атның гомерен өзгән янгынны видеога төшергәннәр

Янгын Октябрьский бистәсендәге бакчачылык җәмгыятендә чыккан.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда Октябрьский бистәсендә чыккан янгын алты бакча йортын юк иткән һәм өлкән яшьтәге ир-атның гомерен өзгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Октябрьский бистәсендәге «Сугыш һәм хезмәт ветераннары дача кооперативы»нда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Бакчачылык җәмгыятендәге юлларны кар күмеп китү сәбәпле, янгын сүндерүчеләр урынга тиз генә барып җитә алмаган. Территориядә су булмавы да хәлне кыенлаштырган. Биш участоктагы корылмаларны ялкын телләре ялмап алган.

Янгын сүндерүчеләрне каршы алучылар йортларның берсендә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйткән. Ир-атны фаҗига алдыннан дача йортында күргәннәр, янгын нәкъ шунда башланган да.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен ике сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Нәтиҗәдә, «кызыл әтәч» алты бакча йортын, ике мунчаны һәм бер сарайны юкка чыгарган. Янгынның мәйданы 204 квадрат метр тәшкил иткән. Кисәүләрне аралаган вакытта янгын сүндерүчеләр 82 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын