Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда 80 яшьлек пенсионер кар астында калып үлгән

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.

2 мартта Лениногорск районының Тимәш авылында 1939 елгы пенсионер ханым кар астында калып һәлак булган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, берничә көн элек пенсионер кызына кунакка килә. Фаҗига буласы көнне кызы белән кияве шәһәргә эш буенча чыгып китә. Өйләренә әйләнеп кайткач, түбәдән төшкән 2 метр тирәсе калынлыктагы кар көртенә тап була.

Хуҗалар карчыкның гәүдәсен кар астыннан табып ала. 80 яшьлек әби кар астында якынча өч сәгать яткан һәм тончыгып үлгән дип фаразлана.

Хәзерге вакытта мәрхүмәнең гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түбәдән кар төшерү