Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда агымдагы елның ноябреннән су объектларында патруль төркемнәр эшли башлаячак

Патрульләр тиеш булмаган урында елга һәм күлләрне кичүчеләрне тотачак.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткән. Брифинг темасы – “Татарстан Республикасында сезонара чорда сулыкларда иминлекне тәэмин итү чаралары”.

“Боз кату чоры якынлашу сәбәпле сулыклар кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркынычлык тудыра. Катмаган, ныгымаган боз өстенә чыкканда күп кешеләр начар нәтиҗәләр турында уйламый. Һәлакәтләрнең күпчелеге күчеш чорына туры килә”, - дип сөйләгән Юрий Венедиктов.

Аның сүзләренчә, узган кышны боз астына китүчеләрнең 5се үлгән, 87сен коткара алганнар.

Постлар тәүлек дәвамында кизү торачак. Шулай ук 9 пост татарстанлыларның балык тотарга яраткан урыннарына куелачак.

Кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар каралган.

ТР Президенты матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча. Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юрий венедиктов патруль сулыклар иминлекне тәэмин итү чаралары брифинг елга һәм күлләр