Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда антиковид чикләүләрен коллективлы иммунитет аркасында йомшартмаячаклар

Республикада бизнесның күп өлеше катгый тыюларсыз эшли инде.

Татарстанда яшәүчеләрдә коронавирустан иммунитет булуга карамастан, бизнес өчен яңа ташламалар планлаштырылмый. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бездә нинди дә булса катгый чикләүләр юк. Җәмәгать туклануы системасында билгеле бер чикләүләр бар һәм алар ресторан эшчәнлегенә генә түгел, ә төнге, клуб эшчәнлегенә дә кагыла. Калган очракта, барлык таләпләрне һәм куркынычсызлык нормаларын үтәгәндә, бездә бизнес эшли, нинди дә булса катгый чикләүләр юк. Коллектив иммунитетны формалаштыру без коронавирусны җиңдек дигән сүз түгел", - дип билгеләп үтте Галимова.

Элегрәк татарстанлыларның яртысының диярлек коронавируска каршы тәнчекләре булуы билгеле булды. Әмма мондый иммунитетның тотрыклылыгы төрле була, кайчагында антитәнчекләр вакыт узгач юкка чыга һәм кеше яңадан авыруга дучар ителергә мөмкин. Мондый очракларда табиблар вакциналауны узарга киңәш итә.

«Яңалыкларда без күпмедер вакыттан бездә күмәк иммунитет формалашыр дип көтәбез, дип еш язалар. Бу үз-үзеңне саклаудан туктарга кирәк дигән сүз түгел», - дип ассызыклады Лилия Галимова.

Тулырак: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чикләүләр ковид-19