Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда бер ханым һәм аның өч баласы сөрем газы белән агуланган

Балтач районы Идарәче компаниясе директоры Фәрит Ибраһимов районда күпфатирлы йортларда җилләтү каналларының торышын тикшерү турында...

Ана һәм аның өч улы сөрем газы белән агулангану факты буенча Әлмәт шәһәр прокуратурасы тикшерү эшен башлавы турында Татар-информ хәбәр итә.

"Якынча мәгълүматлар буенча, балалар һәм аларның әнисе ванна бүлмәсендә душ кергән вакытта сөрем газы белән агуланган. Бу һава суыру җайланмасы төзек булмау аркасында килеп чыгуы ихтимал" - дип белдерде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

43 яшьлек ана һәм аның 4, 7 һәм 9 яшьлек өч баласы хастаханәгә озатылган. Аларны табиблар караганнан соң җиңел дәрәҗәдә сөрем газы белән агулану дигән диагноз куйганнар һәм амбулатор дәвалану өчен  өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Республикада мондый очракларның кабатланып тору сәбәпле, Балтач районы Идарәче компаниясе директоры Фәрит Ибраһимовтан, районда күпфатирлы йортларда җилләтү каналларының торышын тикшерү турында аңлатма бирүен сорадым.

- Җилләтү каналларының торышын елга 3 тапкыр, ягу сезоны башланганчы - август, сезон уртасында - февраль һәм сезон тәмамлангач май айларында тикшерәбез. Менә бүгенге көндә, 15 нче гыйнвардан - 15 нче февральгә кадәр икенче этапны төгәлләдек. Җаваплы хезмәткәрләр барлык күпфатирлы 46 йортны йөреп, керә алган фатирлага кереп, һава суыру каналларының торышын тикшереп йөрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кайсы фатирларга кереп булмаганы турында акт төзеп әлеге йортның җаваплы кешесенә бер нөсхәсен тапшырдык.  Без аларны тикшереп кенә калмыйбыз, тикшерү нәтиҗәләре буенча начар җилләтүче каналларны килеп чистартабыз да, дип аныклады Фәрит Нәкыйп улы.

Кызганыч, әмма эшне башлаганчы һәр йотның подъездларындагы элмә такталарга "шалтыратыгыз, үзегезгә уңайлы вакытта келеп тикшерәчәкбез" дигән игъланнарны элүгә дә карамастан, фатирларга керә алмау очраклары еш кабатлана. Югыйсә, үзегезнең иминлек өчен кирәк бит, дип өстәде Идарәче компания директоры Фәрит Ибраһимов.

Үземнән өстәп шуны әйтәсем килә, җилләткеч каналларның торышын тикшерү өчен җаваплы хезмәткәрләр Шакиров Әсхәт һәм Гыйләҗетдинов Мөнир абыйлар төшке аш вакыты, иртә-кич димичә, йортларга кат-кат килеп каналларның торышын тикшерделәр, ничек тә тикшерелмәгән фатирлар санын киметү өстендә эшләделәр. Кешенең хезмәтен ихтирам итеп, үзебезнең иминлегебезгә җаваплы карасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ белән агуланган сөрем газы