Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар

7 сантиметрдан юкарак бозга чыккан өчен 1500-2000 сум штраф каралган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген 5:37 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 бердәм номерына Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасында 59 яшьлек ир-атның ерганакка төшеп китүе һәм ярдәм сорап кычкыруы турында хәбәр итәләр.

Урынга «Хивус-10»да коткару посты хезмәткәрләре килгән. Ир-атны ярдан 500 метр ераклыкта табалар. Өшегән ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыгуның куркыныч булуы турында кисәтә. 7 сантиметрдан юкарак бозга кергән өчен 1500-200 штраф каралган.

Быел республикада балыкчылар еш чыга торган сулыкларда боз кату чорында 9 коткару посты тәүлек әйләнәсе кизү тора. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз астына киткән