Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда өч елдан соң «Ядкәр" шәҗәрәләр порталы барлыкка килергә мөмкин»»

Бүгенге көндә портал ябык режимда эшли.

Татарстанда өч елдан соң «Ядкәр» шәҗәрәләр порталы эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

"Генеалогик портал быел эшли, әмма без аны әлегә ачык итеп чыгармадык. Без Татарстанның 12 авылын цифрлаштырдык һәм индексацияләдек, моңа күп вакыт сарыф ителде. Шулай ук без интеллектуаль система булдырдык, ул безнең платформа эчендә кертелгән мәгълүматлар буенча үзе дә шәҗәрә агачын булдыра», — дип билгеләп үтте Гөлнара Зәкәриевна.

Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көндә портал ябык режимда эшли.

"Портал бүгенге көндә ябык режимда эшли. Тест режимында порталны өч елдан соң ачачаклар, чөнки анда 11 миллионнан артык язманы индексацияләргә кирәк булачак», — дип белдерде ул.

Тулырак: ТИ

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив шәҗәрә