Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда гыйнвар аенда чит ил турларына бәяләр арта башлаган

Татарстанда чит ил турлары, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 3,6 процентка кыйммәтләнгән.

Чит илләргә бару кыйммәтләнә.  Гыйнвар аенда Татарстанда чит ил турлары узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 3,6 процентка кыйммәтләнде, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге — Татарстан Республикасы Милли банкының матбугат хезмәте.

Декабрь аенда бәяләр узган елдагыга караганда бер процентка дип әйтерлек арзанрак иде. Чит ил сәфәрләренә булган ихтыяҗ бәя артуга китерде, чөнки чит ил курортларында эпидемия чикләүләре киметелде.

Моннан алдарак Татарстанда 2022 елның гыйнварында еллык инфляциянең 8,9 процентка кадәр артуы турында хәбәр ителгән иде. 2021 елның декабрендә ул 8,7 процент булган.

«Республикада бәяләр динамикасына яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим итүчеләрнең кимүе, шулай ук товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең чыгымнары артуы йогынты ясады», — дип аңлата Милли банк белгечләре.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр арта