Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда Covid-19 белән бәйле вәзгыятьтә туристлык агентлыкларының яртысы эшчәнлеген туктаткан

Республика туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов сүзләренә караганда, компанияләр 2021 елда туристлар алдында үз бурычларын үтәячәк.

Татарстанда, ким дигәндә, туристик компанияләрнең яртысы Covid коронавирус пандемиясе сәбәпле үз эшчәнлеген туктаткан, тик шул ук вакытта ябылмаган. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов сөйләгән.

«Татарстан турында сөйләсәк, монда вәзгыять тулаем ил буенча охшаш. Якынча сан – 50 процент, бу минимум. Болар – эшләүдән туктаган яки үз эшчәнлеген туктатып торган компанияләр. Алар ябылмады, ә туристик эшчәнлек белән шөгыльләнүдән туктады. Алар арендаланган офислардан китеп, бизнесның башка төре белән шөгыльләнә башлады, әмма шул ук вакытта компанияләрнең быел очмаган туристлар алдында билгеле бер финанс йөкләмәләре калды», – дип аңлаткан әңгәмәдәш.

Мифтахов киләсе елга турларны яңа сезонда күчерү турындагы Федераль закон нигезендә компанияләрнең бер өлеше үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрәчәк, әмма бер өлеше кире кайтмаячак, дип өстәгән.

«Хәзер базардан күпме компания китәчәген төгәл әйтеп булмый, әмма аларның 50-60 проценты үз эшчәнлеген туктатты. Агентлыкларның юридик йөкләмәләре бар, туристлар белән килешүләр төзелгән. Киләсе ел җиткәч, шул ук Төркиягә май, июнь, июль һәм август айларына юлламаларны броньлаган кешеләр шул ук даталарга барачак һәм алар өстәмә түләмәячәк. Шул рәвешле компанияләр үз бурычларын үтиләр һәм алга таба да эшләячәкләр яки ябылачак», - дип ассызыклаган туристик тармак вәкиле.

Элегрәк туристик агентлыклар берлеге президенты Сергей Голов Россиядә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә турагентлыкларның 60 проценты ябылуы турында хәбәр иткән иде.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял итү туризм коронавирус covid-19 туристик агентлык