Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда COVID-19 буенча тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар линия ачылды

Бүген Татарстан Республикасының СOVID-19 мәсьәләләре буенча бердәм күп каналлы кайнар линиясе яңа форматта эшли башлады

ТР цифрлы үсеш министрлыгы Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә COVID-19 буенча Татарстан халкы консультациясе өчен кайнар линияне модернизацияләде һәм көчәйтте. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.

Бүген Татарстан Республикасының СOVID-19 мәсьәләләре буенча бердәм күп каналлы кайнар линиясе яңа форматта эшли башлады.

8 800 222 59 00 телефоны номерына шалтыратып татарстанлылар коронавирус йогышы турында актуаль мәсьәләләр турында консультация, дару белән тәэмин ителеш һәм башкалар буенча мәгълүмат ала.

Контакт-үзәк тәүлек буе эшләячәк, консультацияне рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.

Моннан тыш, республика халкына инде таныш булган электрон ярдәмче - Лилия консультация бирәчәк. Телефон роботы коронавирус, COVID-19 авыру симптомнары, республикада гамәлдә булган чикләүләр турында иң актуаль сорауларга җавап бирә алачак. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк.

«Үзизоляция режимы вакытында без цифрлы рөхсәтнамәсе сервисы эше буенча кайнар линияне эшләтеп җибәргән идек инде. Бу карар үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Контакт-үзәк эшләгән чорда операторлар татарстанлылардан 200 меңнән артык шалтырату кабул иткән һәм эшкәрткән. Хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнеш белән эшли. Шуңа күрә республика халкының коронавирус белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча оператив консультация алуы бик мөһим. Моның өчен без Татарстан сәламәтлек саклау Министрлыгы белән бергә махсус бердәм кайнар линияне эшләтеп җибәрдек. Операторлар штаты арттырылды. Шулай ук татарстанлылар, операторның җавабын көтеп тормыйча, кирәкле консультацияне ала алсын өчен, телефон роботының белем базасын актив үстерергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте ТР цифрлы үсеш министрлыгы министры Айрат Хәйруллин.

Тулырак: digital.tatarstan.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия коронавирус