Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда гарасат нәтиҗәләре (фото)

Синоптиклар фаразлавынча, кичә көндез Татарстанда урыны белән аязучан болытлы һава торышы һәм көчле яңгыр явуы көтелә иде. Көн җылы булуга карамастан, Казанда көчле җил һәм кыска вакытлы яңгыр явып үтте.

Татарстанның кайбер районнарында көчле яшенле яңгыр белән боз да яуган. Кайбычта яшәүче укучыларыбыз хәбәр итүенчә, кинәт кенә башланган көчле җил бозлы янгыр белән алышынган. Кыска вакыт эчендә урамнар, яшелләнеп өлгергән бакчалар, ишегаллары вак боз белән капланган. Бәхеткә, яңгыр хәвеф-хәтәрләрсез генә үтеп киткән, зыян күрүчеләр юк.

Ә менә Лаеш районында көчле яңгыр хәвеф-хәтәрсез үтми: яшен сугып бер йортка ут каба. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә килеп җитә һәм тиз арада утны сүндерәләр. Яңа төзелеп килә торган йортның түбәсе генә зарар күрә.


Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250