Татарстанда Иделдә беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады
Һава мендәрләрендә яхта, катер, кар машинасы һәм суднога ел әйләнәсендә ярга чыкмыйча ягулык салырга мөмкин.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Казанда, Аракчино кичүендә, Татарстанда беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады. Судно хуҗалары ярга чыкмыйча гына ягулык сала алачак.
«Без йөзеп йөри торган ягулык салу станциясен ачарга булдык (ПЗС), ул җәен дә, кышын да эшли. Аның уңайлыкларына килгәндә, һава мендәрендә суднога, кар машинасына һәм квадроциклга ягулык салырга мөмкин. Җәен монда яхта, катер да ягулык сала алачак», — дип сөйләде «Аракчино — Югары Ослан» боз кичүе җитәкчесе Илдар Насыйров.
Бу Татарстанда эшли торган бердәнбер йөзмә ягулык станциясе. Аның өстенлеге катер яки кар чанасы хуҗаларына ягулык салу өчен яр буена чыгарга кирәк булмаячак. Балыкчылар судноларын һәм яхта хуҗалары 92нче маркалы бензин, дизель ягулыгы сала ала, ягулык базар бәясендә.
Хәзер ягулык станциясе 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Җәйгә станцияне тәүлек дәвамында эшләтүне оештыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев