Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда Иделне савыктыруга бер ел эчендә 1,6 млрд сум акча тотылган

Республикада чистарту корылмаларының 82% ы билгеләнгән нормативларга туры килми.

Быел Татарстан «Экология» илкүләм проектының дүрт федераль проектында катнашты, аларны тормышка ашыруга 2,87 млрд.сум, шул исәптән федераль бюджеттан - 2,21 млрд. сум һәм республика бюджетыннан 665 млн. сум акча юнәлдерелде. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

"2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча без Идел буе федераль округында экологиягә кертемнәр буенча беренче урынны алдык, 2020 ел нәтиҗәләре анализлана. Иң күп капиталлы юнәлеш - су объектларын саклау, аның барышында чистарту корылмаларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирелә", - диде министр.

Бүгенге көндә чистарту корылмаларының 82%ы билгеләнгән нормативларга туры килми. Ел саен су объектларына китерелә торган зыян 650 млн.сумнан артык бәяләнә. Республикада төрле милек формасындагы 181 чистарту корылмасы эшли, шуларның 131е су объектларына ташлана.

Иделне савыктыруга - 1,6 млрд.сум, «Чиста ил» илкүләм проекты чараларына — 834 млн. сум, ККК белән комплекслы эш итү системасына - 234 млн. сум һәм «Урманнарны саклау» өчен 197 млн. сум юнәлдерелде. Шулай ук «Чиста ил»проекты буенча эш алып барыла.

«Иделне савыктыру» турында сөйләгәндә, спикер су объектларының пычрануы басулардан, терлекчелек фермаларыннан һәм җиһазландырылмаган сәнәгать мәйданчыкларыннан килгән диффуз агымы аркасында килеп чыга, дип билгеләп үтте. Әлеге агым күләме оештырылган агымның гомуми күләменнән 50% тирәсе тәшкил итә.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Идел