Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда җил парклары төзү мәсьәләсе якындагы елда хәл ителәчәк

Потенциаль мәйданчыкларның һәркайсы 60тан 200 мВтка кадәр «Яшел» энергия җитештерәчәк.

Республикада беренче җил паркларын төзү якындагы елда башланырга мөмкин. Мондый фаразны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җиткерде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер инвесторлар киләчәктә электр энергиясе җитештерәчәк җил паркларын булдыру өчен Татарстан Республикасында берничә мәйданчыкны актив өйрәнә. Фаразлар буенча аларның һәркайсы 60тан 200 мВтка кадәр егәрлеккә ия булачак.

«Без 2021 елда ук бу карарлар кабул ителер дип өметләнәбез. Алга таба дәүләт ярдәме чаралары рәсмиләштереләчәк, һәм 2021-2022 елларда турыдан-туры төзелеш башланачак», - дип хәбәр итте Кәримов.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җил генераторы