Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда инде дүртенче тәүлек ике кечкенә бала анасын эзлиләр

Хатын моңарчы беркайчан да югалып тормаган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган.

Яр Чаллы шәһәренең "Комсомольский" 2 нче полиция бүлеге хәбәрсез югалган 1983 елгы Янгирова Зөлфия Кәүсәр кызын эзли. Ул ЗЯБ бистәсенең 19 комплексында яшәгән. 30 мартта хатын-кыз социаль яклау бүлегенә балалар пособиесен рәсмиләштерергә өеннән чыгып киткән, шуннан соң туганнарына аннан ватс апп аша хастаханәдә булуы турындагы хәбәр килгән. Югалучы хатынның соңрак кәрәзле телефоны өзелеп куелган. Хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы ачыкланмаган.   Зөлфиянең билгеләре: кыяфәткә 35 яшь күренә, уртача гәүдәле, буе 165 см, чәче кара, иңбашына кадәр итеп киселгән, күзләре кара. Өстенә озынча кызыл пуховик, куе зәңгәр башлык, кара итек кигән. Үзе белән кара сумка, документлар, акчасы булган. Уң аягына бераз аксый.   Хатын моңарчы беркайчан да югалып тормаган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган. Зөлфияне өйдә ике кечкенә баласы һәм әнисе көтә. Зөлфиянең кайда икәнлеге билгеле булган һәркемгә 8 960 079 53 69, 37 98 86, яки 02 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.     Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32616

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалу