Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда көчле җил шәхси йортның түбәсен каерып аткан

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстанда көчле җил шәхси йортның түбәсен каерып аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Шимбә көнне, 27 июльдә, 15.31 сәгатьтә 112 бердәм номерына Лаеш шәһәренең Мелиораторлар урамында көчле җил шәхси йортның түбәсен каерып атуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урынга килгән Лаеш эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре түбәнең йорт яны территориясенә өлешчә җимерелеп төшүенә игътибар иткән. Җил кубарган түбәнең гомуми мәйданы 90 квадрат метр тәшкил иткән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: давыл