Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда коену сезоны ачылганчы 9 кеше батып үлгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Су керү тыела» дигән күрсәткечләр тиешле нәтиҗә бирми, дип саныйлар.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда май аенда, коену сезоны рәсми рәвештә ачылганчыга кадәр, 9 кеше батып үлгән. Аларның күбесе исерек булган.Узган елда 80нән артык кешенең суда гомере өзелгән, шуларның 54е – коену сезоны вакытында. Бу хакта ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.Хәзерге вакытта Татарстанда 35 комлыкның 15е генә коену сезонына әзер. Мамадыш һәм Зәй районнарындагы комлыкларда реконструкция эшләре бара. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Су керү тыела» дигән күрсәткечләр тиешле нәтиҗә бирми, дип саныйлар. Шунлыктан быел яңа элмә такталар урнаштырылачак.Суга батып үлүчеләрнең күбесе Чаллы, Яшел Үзән һәм Бөгелмәдә теркәлгән. Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, коену сезоны вакытында ял итүчеләргә, аеруча исерек хәлдәгеләренә карата контроль көчәйтеләчәк. 

 

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суда бату