Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда көзге сайлаулар өчен участок сайлау комиссияләре ачылды

Татарстанда 11-13 сентябрьдә дүрт сайлау кампаниясе, шул исәптән ТР Президентын сайлау да узачак.

Татарстанда 2 сентябрьдән 2800 участок сайлау комиссиясе эшли башлаган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткән.

«Сайлаулар 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2806 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән сайлаучыларның вакытлыча тору урыннарында 46 сайлау комиссиясе оештырылачак. Болар-хастаханәләр, тикшерү изоляторлары, шифаханәләр, аэропорт һәм тимер юл вокзалы», – дип билгеләгән Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, хәзер сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен барлау эшенә керешәләр. Моннан тыш, сайлаучылар «мобиль сайлаучы» механизмы буенча сайларга гариза бирү өчен участок сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать итә алалар. Әлеге ысул гражданнар өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

Үз сайлау участогыңны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Сайлаучылар өчен цифрлы сервислар» өстәмә битендә табарга була. Шулай ук Telegram мессенджерында «Минем сайлау участогы» чат-боты үз участогыңны табарга ярдәм итәчәк. Участок сайлау комиссияләре документларны 8 сентябрьгә кадәр кабул итәчәк.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулары һәм Алабуга районы буенча республика Дәүләт Советына депутатларын өстәмә сайлау, шулай ук муниципаль сайлаулар узачак.

Фото: «Татар-информ»

Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/rossiya-liderlary-konkursy-finalisty-kompaniyase-innopolis-rezidenty-buldy

Фото: «Татар-информ»

Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/rossiya-liderlary-konkursy-finalisty-kompaniyase-innopolis-rezidenty-buldy

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар сайлау