Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда М12 автоюлын төзү буенча эшче төркем төзелде

Хакимият органнары вәкилләреннән тыш, төркем составына республиканың Лаеш районында яшәүчеләрнең инициатив төркеме керде.

Татарстанда М12 «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» тиз йөрешле автомобиль юлын төзү мәсьәләсе буенча эшче төркем төзелде, аны республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкли. Бу хакта ул республиканың Лаеш районы Каип авылында яшәүчеләр белән очрашуда хәбәр иткән.

«Бүген Мин М12 тиз йөрешле автомобиль юлын проектлау һәм төзүне алып бару буенча эшче төркем төзү турында игълан итәм. Аның составына район халкы һәм хакимиятнең вәкаләтле органнары керде», - дип билгеләп үткән Фәрит Хәнифов.

Аның сүзләренә караганда, эшче төркем федераль трассаны әзерләү һәм төзү вакытында — 2024 елга кадәр ачык режимда эшләячәк. Аның эше нәтиҗәсендә дәүләт хакимияте органнары төзелеш турында район халкы белән фикер алыша һәм аларның теләкләрен исәпкә ала алачак.

Республика территориясе буенча трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Барлыгы 120 км/сәг тизлек белән дүрт хәрәкәт полосасы ясау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, хакимият вәкилләренең М12 автомагистрале төзелеше мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек белән очрашуы бүген Татарстан Республикасы Лаеш районының Каипы авылында узды. Анда район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Айрат Шиһапов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова катнашкан.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Мәскәү_Казан трассасы автотрасса Фәрит Хәнифов Лаеш районы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы