Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда М12 юлы буенча «пробиркадан» усаклар утыртачаклар

Хромосомаларның уникаль җыелмасы булган агачлар 12 метрлык биеклеккә нибары биш ел эчендә үсеп җитә.

Татарстанда М12 трассасы буйлап клонлаштырылган триплоидлы усаклар утыртырга уйлыйлар. Мондый агачлар гадәти агачлардан берничә тапкыр тизрәк үсә һәм гөмбәләрдән яхшырак сакланган. Бу хакта эш төркеме утырышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләгән.

"Республикада триплоидлы усакны пробиркаларда культивацияләү буенча технологияләр бар. Бу агачлар череүгә бөтенләй дучар ителмәгән, ә аларның үсеш тизлеге гадәти агачларныкына караганда өч тапкырга югарырак. 2015 елда утыртылган сынау посадкалары биш ел эчендә 12 метр биеклеккә артты", - дип билгеләгән Илгизәр Зарипов.

Черүгә дучар булмаган яшь усаклар карт агачлыкларга берничә тапкыр күбрәк кислород булдырырга ярдәм итәчәк.

"Урман шактый карт һәм авыру булганда, агачлар үзәгендәге черү процесслары углекислоталы газ бүлеп чыгаралар. Һәм ул газ яфраклардан бүленеп чыга торган кислородтан күбрәк булып чыга", - дип аңлаткан Илгизәр Зарипов.

Триплоидлы усак хромосомаларның тулы өч җыелмасы булуы белән аерылып тора. Галимнәр Татарстан урманнарында мондый усакларның экземплярларын тапкан, in vitro ны клонлаштырырга өйрәнгән. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы М12 тирәсендә генә түгел, компенсация яшелләндерү өчен дә триплоидлы усаклар кулланырга планлаштыра.

Фото: "Татар-информ" архивы / Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту Татарстан урман хуҗалыгы Мәскәү_Казан трассасы автотрасса трасса М12 трассасы триплоидлы усаклар урман хуҗалыгы министрлыгы