Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда мең ярым чамасы автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда йөри

“Соры” пассажир йөртүчеләрдә еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә.

Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташый. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Транспорт идарәсе җитәкчесе Алексей Сидоров хәбәр итте.

“Республикада 500 чамасы ялган заказлы автобус санадык. Алар еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә. Бу акча казнага керми. Шул сәбәпле, рәсми ташучылар оттыра. Алар пассажирга сатылган һәр билеттан салым түли”, – диде транспорт идарәсе җитәкчесе.

Ялган заказлы маршрут атобусларының күпчелеге Чистай, Чабаксар, Йошкар-Ола, Чаллы һәм Әлмәт юнәлешендә йөри.

"Пассажирларны йөртүчеләр даими маршрут буенча йөрү хокукы алу өчен конкурс узарга һәм таныклык алырга тиеш. Күп кенә оешмалар салым түләүдән һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүдән качу өчен рәсми төстә эш итми”, - диде Алексей Сидоров.

Рәсми булмаган йөртүләр дәүләт бюджетына зыян китерүдән тыш, пассажирлар гомерен дә куркыныч астына куя.

“Мисал өчен, маршрутка чыгу алдыннан техник карау һәм рейс алды медицина тикшеренүе узу сыйфаты буенча сорау туа. Транспорт куркынычсызлыгы буенча тагын бер мөһим мәсьәлә: еш кына “соры” йөртүчеләр пассажирлардан башка гына посылкалар алалар, аның эчендә нәрсә булуын беркем белми”, - дип ачыклык кертте Транспорт идарәсе җитәкчесе.

 

Фото: архив/Александр Эшкинин

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маршрутка

2
X